Сердәш

“Гимназия хәбәрләре”  редакциясенә бер хат килеп төште. Аның авторы үз чәчләренең озын булуын һәм аны кыш көне ничек дәваларга кирәклеге турында бездән киңәшләр сораган.   Кызлар өчен чәч - матурлык билгесе. Аны ничек матур һәм күркәм итеп йөртергә соң? Бу сораулар барлык кызларны да борчыйдыр, дип беләбез. Әйдәгез, белгеч киңәшләрен тыңлап китик.

Кыш һәм чәчләр


Кыш – чәчләрне матур йөртү һәм тәрбияләү өчен иң кыен вакыт. Елның бу фасылында җәй, яз, көз көннәрендә «яшеренеп» яткан проблемалар да көтмәгәндә һөҗүм итә башлый. Мәсәлән, чәчләрең артык коры һәм җәй айларында син аларны тиешенчә карамагансың икән (әйтик, кояш нурларыннан сакламагансың), кышын алар сына, учлап-учлап коела башларга мөмкин. Майлы чәчләр, кышкы башлык астында йөреп, тагын да ныграк майлана, ялтырап тора.
 Сәбәбе – кышын һаваның артык коры булуында. Моннан тыш, чәчләрнең кышкы башлык һәм өс киеме белән туктаусыз контактта булуыннан. Йон тукыма, аннан да бигрәк синтетика чәчләрнең электрлашуына китерә. Болай да көйсезләнгән чәчләрне кышын фен белән киптерүдән (аеруча кайнар һава ташкыны астында) сакла, плойка, бигуди белән җәфаламаска тырыш.
ИГЪТИБАР! Дым һәм тагын бер кат дым + туендыру – бу кышның төп кагыйдәләре.  Дымландыру (увлажнение) һәм туендыру (питание) өчен кибетләрдә бик күп төрле шампуньнар, бальзамнар, чәч маскалары тәкъдим ителә. Үзеңә туры килгәнен сайлап аласы гына кала.
Чәчне еш юарга киңәш итмиләр. Хәтта җәй көне дә чәчне көн саен юмаска, дип кисәтәләр. Чөнки болай итеп, баштагы май катламын киптерергә, чәчләрнең табигый туену процессына зыян китерергә мөмкин. Кышын чәчне көн дә юып тору – алар өчен өстәмә борчу һәм дым югалту ысулы. Майлы чәчләрне көн саен юарга кирәк дигән сүз дә – чираттагы уйдырма гына икән. Хикмәт юууда түгел, хикмәт нәрсә белән юууда, нинди чаралар куллануда. Майлы чәчләр өчен кулланыла торган чараларны дөрес сайласаң , проблеманы хәл итеп була!
КИСӘТҮ: кышын чәчләреңне атнага бер булса да туендыручы (питательная) маска белән капларга тырыш. Юганнан соң, бальзам белән туендырсаң, бик яхшы. Бальзам – чәчнең саклавыч көчләрен арттыруда алыштыргысыз ярдәмче!

 
Матурлык – сәламәтлектә!  


Дөрес туклану – организмны кышкы стресслардан саклый торган иң табигый ысул. «Син нәрсә ашыйсың, шул энергиядән торасың» - дип юкка әйтмиләр бит инде. Организмда А, В, С витаминнары, цинк тиешле күләмдә булмаса, тән тиресе белән чәчләр дә, ничек кенә карама, матур һәм сәламәт күренмәячәкләр. Матурлык – сәламәтлектә! Шуңа да, кичекмәстән, кышкы рационыңны файдалы продуктлар, витаминнар, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән баету ягын карарга кирәк.
ИГЪТИБАР! Балык һәм чикләвек ашарга кирәк.Ансыз организмга, аеруча чәчләргә, кыенга киләчәк. Бу продуктлардагы аксым һәм омега-3 майлы кислоталар тән тиресенә дә, чәч структурасына да бик файдалы икән. Балык белән чикләвек яратучыларның чәчләре ныграк та, сәламәт тә була!

 
Тарагың... агач булсын!


Иртән чәчне тараганнан соң, таракта яисә щёткада бер уч чәч кала. Әйтерсең, башыңдагы бөтен чәч таракка күчкән! Куркып китәсең хәтта. Танышмы? Әлбәттә, таныш. Ә бит хикмәт – нәрсә белән тарауда да.
Металл һәм пластмассадан ясалган таракларны яшереп куй, йә бөтенләй чыгарып ташла.
Алар урынына агач тарак куллана башла. Йә булмаса, силиконнан ясалган щёткалар. Болар чәчне артык электрлашудан да саклаячак, сынучанлыгын да киметәчәк.
КИСӘТҮ: чәчне кирәкcә дә -кирәкмәскә дә тарама! Гел йолкып торганнан ул артык коелучанга әверелә!
Кызлар! Бу киңәшләрне тотсак, Су анасы безгә, алтын тарагын агачка алыштыруларын үтенеп, үзе киләчәк!

Гимназия кызлары арасында “Иң матур үрелгән толым” бәйгесе үткәрергә булдык. Һәр көнне нинди генә толымнарны күрмәдек без! Әниләрнең фантазиясе, кызларның тырышлыгы әллә нинди иҗади җимешләр тудырган иде. Үрелгән толымлы кызлар бигрәк матур була икән бит! Тикмәгә генә борынгылар татар кызлары, аларның толымнары турында матур-матур шигырьләр иҗат итмәгәннәр:
Озын толым, озын толым,
Чылтырый чулпылары.
Чулпы тавышын ишетеп,
Йөрәгем дулкынланды.

Сез дә безнең матур толымлы кызларыбызга карап сокланыгыз әле!