Каурый каләм
4а сыйныфы укучылары иҗаты
23 февраль — Ватанны саклаучылар көнен без барыбыз да көтеп алабыз. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Алар безнең Туган илебезне саклаган. Бөек Ватан сугышы кырларында, Совет Армиясе сафларында… Бигрәк тә безнең малайларыбыз, егетләребез өчен истәлекле көн бу. Чөнки иртәгә Ватаныбызны алар саклаячак. Солдат булып, кулларына корал тотып. Аның өчен алар иң элек Туган илебезнең патриотлары булып үсәргә тиеш.
Безнең укучылар бу бәйрәм турында ниләр язган икән? Әйдәгез, 4нче сыйныф укучыларын тыңлыйк.
23нче февраль – Батырлар көне
Батырлар бәйрәме дә җитә. Бу көнне мин яраткан бабаемны котлыйм, чөнки ул Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән, тылда эшләгән. Сугышка барырга яше җитмәгән булган. Ул елларны бабаем елап искә ала. Яңадан сугыш була күрмәсен, ди.
Мин әтиемне,абыемны һәм бабаемны бәйрәм белән котлыйм! Аларга нык сәламәтлек, озын гомер телим.
Якупова Ләйсән
Батырлар көне була
23нче февральдә!
Без котларбыз бабайларны,
Бүләк бирербез ул көндә.
Рәхмәт әйтәбез сезгә
Туган илне яклагач.
Авыр сугыш елларында
Фашистлардан саклагач.
Хәкимова Айсылу
Тиздән Батырлар көне җитә. Бу көнне бөтен әтиләрне, малайларны, бабайларны котларга кирәк. Чөнки кемдер армиядә, кемдер сугышта булган, ә кемдер әле булачак солдат кына.
Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен без ил чикләрендә торучы абыйларга рәхмәтле. Исән-сау хезмәт итегез!
Фатыйхова Камилә