Яңалыклар

3.02.14
Бүген, 3 нче февральдә, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” шәһәр бәйгесенең район этабы кысаларында Шәфигуллина Эльвира Илгисовна мастер-класс күрсәтте. “Театр яктылыкка, нурга илтә” темасына үткәрелгән мастер-класс жюри тарафыннан югары бәяләнде.

4.02.14
1нче татар гимназиясендә февраль ае рус теле һәм әдәбияты айлыгы дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шугурова Лариса Николаевна ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең темасы - “ Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре кую”. Дәрес башында куелган максатка ирешү өчен, укучылар төрле биремле күнегүләр башкардылар.

6.02.14
Бүген гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Г. Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Диплом иясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды рәисе Роберт Миңнуллин килде.

7.02.14
Бүген Балалар иҗат үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә укучы туташлар “Татар кызы” бәйгесенең район турында катнашты. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучы Гыйләҗева Айгөл, район турының беренче бүлегендә җыр, бию, нәфис сүз сөйләүдәге осталыкларын күрсәтеп, финалга узды.

 

10.02.14
Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара. Бүген яшь укытучы Таланова Ольга Сергеевна 6”А” сыйныфында ачык дәрес үткәрде.

13.02.14
11-13 февральдә “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2014” шәһәр бәйгесенең беренче туры үткәрелде. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгисовна бәйгенең бу турында уңышлы чыгыш ясады. Бүген ул балалар белән сөйләшүдә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын исәпкә алып, алар өчен әһәмиятле мәсәләләрне оста хәл итә алуын раслады.

15.02.14
Гимназия укучылары көче белән әзерләнгән “Оста куллар” күргәзмәсе ачылды.

21.02.14
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәм безнең гимназиябездә һәр елны зурлап үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Укучылар туган телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре,туган тел турында кызыклы материаллар тупладылар. Кичәдә балалар шигырь сөйләү, җыр өлкәсендәге осталыкарын күрсәттеләр, аларның чыгышы алкышларга күмелде.

21.02.14
 Башлангыч сыйныф укучылары Г.Камал театрына “Кечтүкле уен” спектаклен карарга бардылар. Тамаша искиткеч иде: актерлар уйнавы, биюләр, киемнәр, костюмнар – бар да зур осталык, зәвык белән эшләнгән. Спектакль беткәндә балаларның күзләрендә очкыннар яна иде. Әлеге тамаша аларга шулай көчле тәэсир ясаган.

26.02.14
Татарстан Республикасында 2014 нче ел - Мәдәният елы булу уңаеннан Казан шәһәре Мәгариф оешмаларының педагогик коллективлары арасында сәхнәләштерелгән күренешләр бәйгесе игълан ителде. 26 нчы февральдә әлеге бәйгенең район туры узды. 1 нче татар гимназиясенең “Акчарлак” театр коллективы язучы Р.Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон“ әсәрен рус, татар, инглиз телләрендә сәхнәләштерде. Әсәрдә сурәтләнгән фәлсәфи фикер тамашачыга 20дән артык мөгаллим тарафыннан музыка, җыр, бию, театр сәнгате аша җиткерелде.