 |
|
XXII Кышкы Олимпиада
Февраль аенда илебездә нинди вакыйга булды? дип сорасак, мөгаен, күпчелек бертавыштан, Сочидагы Олимпиаданы атар иде. Әйе, 2014нче елның феврале Кышкы Олимпиада белән истә калачак. Кышкы Уеннар Россия җыелма командасының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.
Быелгы Олимпия уеннарының беренче яртысы да Россия җыелмасы өчен авырданрак барды. Германия, Норвегия, Голландия спортчылары бер-бер артлы алтын медальләр яулый торгач, безнекеләр өчен чыннан да борчылу барлыкка килде: спортчыларыбыз Ванкувер белән чагыштырганда да начаррак чыгыш ясамасмы соң? Дүрт ел элек безнекеләр нибары 3 – алтын, 5 – көмеш һәм 7 бронза медаль белән командалар беренчелегендә унберенче урынны гына яулаган иде.
Быелгы Олимпиадада спортчыларыбыз 33 медаль яулауга иреште. Шуларның 13 – алтын, 11 – көмеш, 9 – бронза медаль. Россия спортчылары Ванкувер күрсәткечләрен бермә-бер арттыру гына түгел, хәтта ки Россия-СССР тарихларындагы рекордларны да узып китә алды. 1988 елда Калгарида совет спортчылары барлыгы – 29 медаль яулый, шулардан 11 алтын. 1992 елда Лиллехаммерда исә ватандашларыбыз исәбендәге 23 медальнең 11е алтын була. Дөрес, ул чакларда Олимпия уеннарында бермә-бер азрак сандагы медальләр өчен көрәш барган.
Россия җыелмасы Сочида иң яшь командаларның берсе иде. Спортчыларыбызның уртача яше 22,4кә тиң (Ванкуверда безнекеләр дүрт яшькә «олырак» иде). Команда составында мәктәп укучылары да, студентлар да чыгыш ясады. Ванкувердагы командабыз белән чагыштырганда, бу юлы состав 63 процентка яңарды. Димәк, алдагы елларга да өмет бар әле. Ләкин буыннар алмашы һәрчак булып торсын иде. Шул чакта гына Россия спортының якты киләчәге хакында фикер йөртергә мөмкин булачак.
Спортчыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!! Алга таба да уңышлар телибез!
Сау бул, Олимпиада! Тагын дүрт елдан Көньяк Кореяда, Пхенчханда очрашканга кадәр!..
Фасахов Булат, 10а сыйныфы укучысы
|