Гимназия тормышыннан
Роберт Миңнуллин белән очрашу
Бүген, 6нчы февральдә, гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Г. Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Диплом иясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды рәисе Роберт Миңнуллин килде.
Роберт Миңнуллин җәмгыятьнең хәзерге үсеш чорында, яшь буынның рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәте үзгәргән вакытта ,”Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының эшчәнлеге турында укучылар, укытучылар күңелендә якты хисләр уятырлык итеп сөйләде. Р.Миңнуллинның шигърият диңгезенә килү юллары бормалы һәм кызыклы булган. Әлеге истәлекләр укучылар күңелендә озакка калачак. Р.Миңнуллин үзенең балалар шагыйре булуы белән горурлана, Г.Тукай, Ш.Галиев, С.Хәкимнәрне үзенең остазлары саный. Кичәдә Р.Миңнуллин шигырьләрен 7 яшьтән 17 яшькә кадәрле балалар да, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Хафизовна да искеткеч осталык белән сөйләде. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм гимназия укучылары башкарды. Очрашу һәркем күңелендә якты хатирә, җанга сеңгән моң булып калачак.
Безнең җаныбыз
Моңга коенган.
Безнең йөрәкләр
Моңнан коелган. (Р.Миңнуллин)
Рамазанова Чулпан Рәҗәповна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Кечтүкле уен”
![]() |
![]() |
21нче февраль – Халыкара туган тел көне. Без ел саен гимназиябездә аны билгеләп үтәбез. Ә быел без - барлык башлангыч сыйныф укучылары - Г.Камал театрына “Кечтүкле уен” спектаклен карарга бардык.
Без тамашаны, тын да алмыйча, карадык, чөнки ул бик кызык иде.
Шамил исемле малай элек үзе уеннар уйлап чыгара торган булган. Аңа әниләре компьютер алып биргәч, уенчыкларын оныткан. Ә уенчыклар Шамилдән башка гына тормышларын дәвам иткәннәр. Ә бер көнне ул уенга балалар үзләре дә килеп эләгәләр. Чәчәкләр патшасы, Су анасы, Кечтүк (Шамил уйлап чыгарган уенчык) Явыз Кара көчләр патшасына каршы көрәшәләр. Әлбәттә, яхшылык явызлыкны җиңеп чыга.
Бу тамашаны карап кайткач, мин дә уенчыкларымны алып, матурлап тезеп куйдым. Алар белән күптән уйнаганым юк икән инде. Миңа үпкәләп яталардыр. Кичен үзләре белән туйганчы уйнадым. Әнием компьютерда утырмагач, бик аптырады. “Бала вакытта уйнап калырга кирәк,” - дип үзең әйтәсең түгелме, әнием? Менә мин дә чын бала булып калдым.
Гайнуллина Алинә, 3а сыйныфы укучысы