Сабыйга
Безгә рәхим итегез!
Мин быел “Оста куллар ” түгәрәгенә йөри башладым. Җитәкчебез – Җиһаншина Гүзәлия Хәбибулловна. Безнең вакытыбыз бик файдалы һәм кызык үтә. Төрле материал белән эшләргә өйрәндек: кәгазь, картон, агач, пластмасса, җеп һ.б.
Гүзәлия Хәбибулловна безне бик матур әйберләр ясарга өйрәтә. Бәйләргә, чигәргә, тегәргә, открыткалар ясарга, төрле сувенирлар эшләргә өйрәндек инде. Һәр нәрсәне ясар алдыннан, түгәрәк җитәкчебез безгә җентекләп аңлата, үзе эшләп күрсәтә. Безнең эшләгәнне игътибар белән күзәтә, килеп җитмәгән җирләре булса булышып китә.
Мин “Оста куллар” түгәрәгенә бик теләп йөрим. Киләчәктә сайлаячак һөнәремне дә уйлап куйдым инде: хезмәт укытучысы булачакмын.
Без ясаган искиткеч матур эшләнмәләрдән икенче катта күргәзмә ачылды. Ниләр генә юк анда: әкияти аккошлар, тал чыбыкларыннан ясалган Убырлы карчык өе, пластмасса чәнечке һәм тасмалар ярдәмендә ясалган җилпәзә, мамык һәм тукымадан ясалган кар бабайлар, бәйләү җебеннән ясалган йөрәкләр, чәчәкләр һ.б. Үзегез дә иҗат җимешләребезне килеп карый аласыз. Бәлки, сез дә, андый матурлыкны күргәннән соң, безнең түгәрәккә йөри башларсыз. Рәхим итегез!
Шакирова Азалия, 3а сыйныфы укучысы
![]() |
![]() |
![]() |
|
![]() |
![]() |
![]() |
Нәни укучыларыбыз!
Сезнең өчен 3а сыйныф укучысы Шаһидуллин Илдар “Кыргый хайваннар” темасына кроссворд төзегән. Биреме бик гади: рәсемнәргә карап, бирелгән хайванның татарча исемен белергә кирәк һәм шакмакларга язып куярга. Уртада кызыл шакмаклар эченә төп сүз яшерелгән.
Әйдәгез, чишеп карыйк, Илдарның кроссвордын.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |