Һөнәр сайлаганда
Февраль аенда булачак һөнәри бәйрәмнәр
8.02 - Россия фәне көне
8.02 - хәрби топографлар көне
9.02 – халыкара теш табиблары көне
10.02 –дипломатлар көне
14.02 – компьютерчы һәм программистлар көне
18.02 - Россиянең транспорт полициясе көне
21.02 - Бөтендөнья экскурсоводлар көне
Ибраһимов Мансур
Компьютер артында утырырга яратучы малайлар һәм кызларны бер бик акыллы егет белән таныштырасыбыз килә. Ул – Ибраһимов Мансур. Безнең гимназияне моннан 5 ел элек тәмамлаган егет. Хәзерге вакытта, Казан дәүләт университетының ВМК факультетын тәмамлап, үз һөнәре буенча яхшы гына эшли башлаган ул. Ә менә гимназиядә укыганда, ул да нәкъ сезнең кебек “компьютер җене кагылган” малай иде. Информатика дәресләрен бик яратты.
7нче сыйныфта укыганда “PowerPoint” программасын өйрәнгәннән соң, ул, укытучысы Резеда Рашатовна җитәкчелегендә, “Компьютер төзелеше” дигән презентация ясый һәм бу эше белән “Яшь программист”исемендәге республикакүләм конкурста катнаша. Жюри аның эшен бик яхшы дип таба һәм мактау грамотасы белән бүләкли. Мансурның күңеле үсеп китә. Ул яңадан да бик күп төрле бәйгеләрдә катнаша башлый.
8нче сыйныфта укыганда, алар укытучысы белән бергәләп Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган сайт төзиләр. Анда Macromedia Dreamweaver программасын кулланалар. Бу хезмәте өчен Мансур “Иң перспективалы Web-сайт төзүче” дигән диплом белән бүләкләнә.
2006нчы елда Мансур Шәфкатьлелек елына багышланган шәһәркүләм бәйгедә катнаша. Анда Казан шәһәре мәктәпләре арасында 2нче урынны ала, грамота белән бүләкләнә.Бу бәйгедә ул “Мәктәп сайтлары конструкторы” программасы белән эшли.
2007нче елда Ибраһимов Мансур, Рәшитов Булат һәм Вәлиев Маратлардан торган иҗади берлек “Барлык балалар да талантлы” дигән Web-сайтлар бәйгесендә катнашып, Вахитов районы буенча 1нче урынны ала. Macromedia Flash 8 программасын кулланалар егетләр.
Безнең “Гимназия хәбәрләре” интернет-проектының чишмә башында да Ибраһимов Мансурның өлеше бар. Татарстан Республикасы күләмендә үткәрелгән белем порталлары бәйгесендә безнең гимназия порталы Гран-при алды. Әлбәттә, бу уңышларда, укытучылар белән беррәттән, Мансурның да өлеше бик зур.
11нче сыйныфны тәмамлагач, Мансур Казан дәүләт университетының ВМК факультетына укырга керә. Анда бик яхшы билгеләргә генә укыды. Һәм менә инде ул үз һөнәре буенча эшли дә башлаган. Мәктәптә башланган мавыгуы аңа тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән.
![]() |
![]() |
||
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Без - булачак программистлар
Хәзерге заман – ул үзе мәгълүмат. Бу мәгълүматны ни формада, ничек итеп бирә беләсең – монысы мөһим бурычларның берсе.
Сиңа шрифт, төс, сүзләр һәм тәҗрибәле экспертлар ярдәмгә киләчәк.
Моның өчен еракка барырга кирәкми, ә бәлки балалар һәм яшүсмерләрне компьютер серләренә өйрәтүче “Байтик” лагерена гына.
Менә без дә шул лагерьда булып кайттык. Без дигәнем - 8а сыйныфының 4 егете: мин, Кадыров Руслан, Суфияров Раил һәм Сабирҗанов Инсаф.
Байтик лагере табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Тирә-якта төп-төз нарат агачлары, ап-ак кар, саф һава. Без 5 катлы бинада яшәдек. Монда бөтен шартлар да бар: 4 кешегә бер бүлмә, душ, туалет. Ашханәдә берсеннән-берсе тәмле ризыклар. Хәер, без бит ял итәргә килмәдек.
25-31нче гыйнвар көннәрендә узган сменада безнең өчен “интерактив китапларның дизайны һәм җыюы (верстка)” дигән темага профиль смена оештырылган иде.
Бу сменаның оештыручылары: Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, ГАУ «ИТ-парк», Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгарифтә информацион технологияләр үзәге».
Республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 40 бала килгән иде. Без 2-5 кешелек командаларга бүленеп, төрле проектлар ясарга, интерактив китап дизайнына һәм башка информацион технологияләргә өйрәндек.
Adobe InDesign программасына өйрәтү; дизайн, верска, проектлар алымы, маркетинг буенча мастер – класслар, команда белән эшләргә өйрәтүче тренинглар, IT-паркка экскурсия булды безнең өчен.
Безнең укытучы мастерларыбыз:
• Владимир Мортазин – дизайн буенча эксперт, ”Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” белгече;
• Илья Федоров – проектлар эшчәнлеге буенча эксперт,ОАО «ICL-КПО ВС» проектлары җитәкчесе;
• Ольга Федорова - «IT-Jump»проектының фәнни җитәкчесе, Информацион Технология Университетының кафедра мөдире, доцент, педагогик фәннәр докторы;
• Алмаз Мобинов - Web-эшкәртүче белгеч, «Podval»иҗади лабораторясенең җитәкчесе, ИТИС югары мәктәбе мөгаллиме.
Әлбәттә, соңыннан үз проектларыбызны да эшләп күрсәттек.
Лагерьдагы тормыш бик катгый режим белән иде. Көненә 9 дәрес 45әр минуттан, тренинглар, әңгәмәләр. Безнең бер генә минут та буш вакытыбыз булмады.
Шундый кызыклы, мавыктыргыч, файдалы лагерьга җибәргән өчен информатика укытучыбыз Баһаутдинова Резеда Рашатовнага рәхмәт әйтәсебез килә. Бәлки, киләчәктә бездән дә яхшы программистлар чыгар.
Галиев Нияз, 8а сыйныф укучысы
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Экскурсовод булырга хыялланам
Һәрбер кеше үзенең туган ягы һәм мәктәбе тарихын белергә тиеш. Безнең гимназиядә инде күптәннән музей эшләп килә. Анда нинди генә экспонатлар юк.
Мин дә ул музейда укучыларга экскурсияләр оештырып, туган як тарихын сөйләп йөрүче экскурсовод егет-кызлар арасында. Безнең 8а сыйныфы укучылары -Төхвәтуллин Булат, Һидиятуллина Ләйсән, Йосыпова Гүзәл, Әхмәдиева Илүзә, Хәсәнов Шакир, Суфияров Раил һәм мин - музейда иң еш булучы кешеләр. Чөнки без –экскурсоводлар. Мин үзем, мәсәлән, “Туган ягыбыз борынгы заманда” дигән экспозиия белән таныштырам.
Күптән түгел безнең музейга шагыйрь Роберт Миңнуллин килде. Ул безнең эшебезне зурлап бәяләде. Киләчәктә дә шундый кунакларны кабул итәргә язсын, дип хыялланабыз.
Әхмәдуллина Наилә, 8а сыйныфы укучысы