Файдалы киңәшләр
Әгәр балагыз сулагай булса...
Сулагайлар кешелеккә әүвәл заманнардан билгеле булган. Ләкин сулагайлык эштә сул кулны куллану белән генә чикләнми.Сул аякның, сул колакның, сул күзнең активрак куллану очраклары да билгеле. Бу индивидуаль үзенчәлекләр баш миенең теге яки бу ярымшарының доминантлыгына бәйле. Уң кул белән эшләүчеләрнең организмында баш миенең сул як ярымшары өстенлек итсә, ә сулагайларда, ничек кенә пародоксаль булмасын, уң як өстенләк итә.
Баш миенең сул як ярымшары логик, аналитик, абстракт фикер йөртү өчен җаваплы.Баш миенең уң ягы дөньяны тере, бөтен килеш,образлар рәвешендә кабул итә.Ул интонацияне, мимиканы, музыканы сизә. Шул сәбәпле сулагайлар гуманитар фәннәрне өйрәнүдә, ә уң кул белән эшләүчеләр-төгәл фәннәрдә зур уңышларга ирешәләр дигән фикер бар. Сулагайлар хыялларга бирелүчәнлек һәм проблемаларны сизгер кабул итүләре белән дә билгеле.Сулагайлар образлар белән фикер йөртәләр,проблеманың үзәгенә тизрәк төшенәләр, чишелешне интуитив рәвештә эзлиләр, эшкә күп эмоцияләр сарыф итәләр.Сулагайлар еш кына артистлык сыйфатлары, үзләренә генә хас булган индивидуальлек белән аерылып торалар, үзләрен сәнгатьтә яхшы күрсәтәләр.
Мәктәпкә укырга керү чоры, нәни сулагай өчен, иң көчле сынауларының берсе. Күз алдыгызга китерегез әле: яңа коллектив, яңа таләпләр, яңа кагыйдәләр... Гади бала да бу чорны бик авыр кичергә мөмкин, ә сулагай балага икеләтә авыр, чөнки ул күп эшләрне “кире” рәвештә, үзе өчен уңай булмаган ысул белән башкарырга мәҗбүр. Мәктәпкә әзер булу физиологик, психологик, интеллектуаль үсеш белән билгеләнә. Әлеге күрсәткечләр - уңышлы укуның төп шартлары. Шулай ук мәктәпкә әзер булуның мөһим күрсәткечләре булып баланың эчке позициясенең формалашуы, кагыйдәләр системасына ориентлашуы, белемгә омтылуы тора. Хәзерге вакытта проблемалы дип аталучы балалар күбәйде. Проблемалы балаларга сулагай, акрын эшләүче, сәләтле һәм гиперактив балаларны кертәләр. Олыларга мондый балалар белән кыен, ә иң мөһиме- аңламаучы зурлар белән балаларга кыен. Ләкин проблеманың асылы балаларда түгел, ә зурларда.
Мәктәпкә ияләшү чоры (адаптация чоры) вакыты буенча озак дәвам итә: 4-6 атна. Махсус тикшеренүләр сулагай балаларның адаптацияләренең үзенчәлекле булуларын ачыклады. Сулагайлар өчен югары эмоциялек, кайгыручанлык, кызып китүчәнлек, үзләренә ышанмаучанлык, җаваплылык хас.Шуны да әйтеп узарга кирәк: сулагайлар өчен аралашу, алар өчен бик мөһим булган, эмоциональ ныгу чыганагы. Шуңа күрә күп сулагайлар мәктәпкә аралашу аша ияләшәләр.
Безнең гимназиядә 75 беренче сыйныф укучыларының 10сы сулагай. Гимназиядә адаптацияне тикшерү нәтиҗәсендә, барлык сулагайларның да мәктәпкә уңышлы ияләнүләре ачыкланды.
Сулагайларның адаптациясен җиңеләйтү өчен, нинди киңәшләр бирә алабыз соң? Түбәндәге киңәшләр барлык проблемаларны чишмәсә дә, ияләнү чорын җиңеләйтер дип уйлыйбыз.
1.Язу техникасын кую сулагайларда бик үзенчәлекле.Сулагай өчен уң якка авыш булган язу белән беррәттән, сул якка авыш язу да уңайсыз,чөнки язу вакытында бала сул кулы белән юлны каплаячак. Шуның өчен кулны юл ачык булырлык итеп куярга өйрәтергә кирәк.
2.Каләмне тоту ысулы төрле булырга мөмкин.
3.Хәрефләрне язганда сулагай бала үзе өчен уңайлы язу вариантын сайларга тиеш(сулагайлар овалларны сул актан уң якка таба язалар, язулары бәйләнешле булмаска мөмкин). Сулагайдан бәйләнешле язу таләп ителергә тиеш түгел.
4.Сыйныфта сулагай баланы тәрәзә сул якта калырлык итеп утыртырга кирәк.Бу вакытта ул күршесен дә борчымый, эш урыны да якты була.
5.Сулагай балалар өчен махсус шөгыльләр дә файдалы булачак:
а) күрү - мотор координациясен үстерү өчен;
б) тирәлекне төгәл кабул итү өчен;
в) күз хәтере үссен өчен;
г) күрсәтмә- образлы фикерләү өчен;
д) информацияне тулаем эшкәртү сәләтен үстерү өчен;
е) моториканы үстерү өчен;
ж) фонематик ишетүне үстерү өчен;
з) сөйләмне үстерү өчен;
6. Сулагайлар өчен уңай эмоциональ атмосфера бик мөһим.
7.Сулагай һәрвакыт сездә фикердәшен һәм дустын күрергә тиеш.
Сулагай баланың психологик процессларына игътибар итү, уңай эмоциональ фон,сабырлык, баланың мәктәпкә җиңел һәм тиз ияләшүенә ярдәм итәр.
Хәбибуллина Элвира Наилевна, башлангыч сыйныфлар укытучысы