Февраль 2014 ел

21нче февраль - Туган тел көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары нигезендә 21нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон?

Эш шунда ки: 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләт хокукын ала.

ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.

“Туган телем - иркә гөлем”, - дигән халкыбыз. Тәрбияләсәң, су сибеп торсаң гына, гөл шау чәчәккә күмелә. Телебез дә нәкъ шуның кебек,  укучыларыбыз сөйләшсә, әдәбияты белән танышса, бер-берсе белән аралашса, чәчәк атар.

Берничә телне белеп тә, үз телеңне камил белмәсәң, аннан йөз чөерсәң, сине башка милләт вәкилләре хөрмәт итәр идеме?

Телгә хөрмәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Бала бакчада ук үз теленең яңгырашын, аһәңен ишетеп, тоеп үссен. Мәктәпкә кергәч тә, үз телендә аралашсын, белем алсын. Шундый кеше генә үз теленә дә, башкалар теленә дә ихтирам белән карар.

Безнең Татар гимназиясендә туган телне  үстерү өчен дә, чит телләрне өйрәнү өчен дә менә дигән шартлар бар. Укучылар дәрестә генә үз телләрендә аралашып, белем алып кына калмыйча, туган телдә үтә торган кичәләр, бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Февраль аенда гына да никадәр кичәләр оештырылган гимназиябездә: “Туган тел көне”, “Талантлы син, кеше туганым” сәхифәсендәге кунак –Роберт Миңнуллин белән очрашу, нәниләр өчен “Тел байлыгы - сүз” кичәсе, район буенча шигри сүз осталары бәйгесендә катнашу, “Татар кызы” бәйгесе һ.б.  Әлеге чаралар турында тулырак газетабызның төрле сәхифәләреннән укырсыз.