Гыйнвар 2013 ел

2013 нче ел – ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы

 

 Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның  гыйнвар аенда чыккан Указы белән 2013 нче ел “ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» дип, игълан  ителде. Әйләнә-тирә  мохитне саклау  мәсьәләләренә  җәмгыятьнең игътибарын  җәлеп итү, экологик  культура  формалаштыру максаты   күздә тотыла.

Безнең  гимназиядә дә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Ел саен мәктәптә экологик айлыгы үткәрелә.  Быел да гыйнвар аенда күп кенә чаралар уздырылды, ә 16 нчы гыйнварда Бөтендөнья заповедниклар һәм милли парклар көне уңаеннан, Республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә “Чисталык дәресләре” республика табигатьне саклау экология-белем бирү акциясе итеп билгеләнгән иде. Бу республикакүләм чарада безнең гимназия дә читтә калмады: сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

 

Табигать һәм кеше. Алар арасындагы бәйләнешне язып бетерерлек түгел. Бу – мәңгелек тема. Табигатькә, тирә-юньгә карашны үзгәртү, аны сакларга өндәү, әйләнә-тирә мохитне пычратмау, табигый байлыкларыбызны саклау, киләчәк буынга аның матурлыгын бүләк итү, киләчәгебез өчен яшәү сыйныф сәгатьләренең беренче өлешендә чагылды. Чыннан да, без табигатьнең иң гүзәл җирендә яшибез. Ямьле болыннары, балыклы күлләре, яныннан гына аккан Идел елгасына кемнәр генә сокланмый икән!..

 

Нуруллина Ләйсән, 8а