Сентябрь 2025 ел
Беренче сентябрь
Көзнең бу бер Гаҗәп көне, Әйтерсең лә Чәчәк көне: Һәрбер өйдән Чәчәк чыга, Урамнарга Чәчрәп чыга! |
![]() |
Жыела да Уңнан, сулдан, Чәчәк елга Ага юлдан! Мәктәпләргә Алар килде, Бакчаларга Кайтмас инде… Язлар җиткәч, Қиләчәктә, Жимеш бирер Бу чәчәкләр! (Шәүкәт Галиев) |
![]() |
Беренче көн
Бүген иртә уяндык, Көнгә карап куандык.
Их, сикердек, шатландык, Кош кебек канатландык.
Сентябрьнең бере ич, Бүген уку көне ич.
Сикерешеп тордык без, Бит-кулларны юдык без. |
|
Ашап-эчеп киендек, Шау-гөр килдек, сөендек.
Китап-дәфтәрләр салдык, Матур сумканы алдык.
Бик күңелле сөйләшеп, Шаулашып та гөрләшеп,
Иң беренче мәртәбә Җыйналдык без мәктәпкә. (Мөхәммәт Әхмәтгалиев) |