Сердәш
Биергә яратам
Минем исемем Әдилә. Миңа 10 яшь. Габдулла Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясенең 4нче А сыйныфында укыйм. Минем яраткан шөгылем дә бар – бию! Укырга да яратам.
Мин бик иртә бии башладым. Дүрт яшь тулгач, мине әни бию түгәрәгенә бирде.
Мәктәптән соң, мин “Балалар Иҗат Үзәгенә” йөрим. Анда “Вдохновение” хореография ансамблендә, “Шумелки” төркемендә биим. Ансамбльдә без классик, джаз һәм заманча биюләр биибез.
Безнең бию төркеме белән, мин төрле бәйгеләрдә һәм концертларда чыгышлар ясыйм. Үзебезнең, Казан шәһәрендә генә түгел, башка шәһәрләргә дә йорибез. Мәсәлән, 2021 елның май аенда без Йошкар-Ола шәһәренә барып, 1нче урын алып кайттык. 2022 елда без Санкт-Петербург шәһәренә бардык, 2023дә Екатеринбург һәм Чебоксар шәһәрләрендә булдык. Безнең номерларыбыз 1-нче һәм 2-нче дәрәҗәдәге лауреатка лаек булды.
Мин биергә бик яратам!
Гафиатуллина Әдилә, 4нче А сыйныфы укучысы