Октябрь 2026 ел
![]() |
Һәр елны 5 октябрьдә бөтен дөнья буенча Укытучылар көне бәйрәм ителә. Бу көн — укытучыларга чиксез рәхмәт белдерү, аларның фидакарь хезмәтен бәяләү һәм ихтирам күрсәтү көне. Татар халкында укытучыга карата мөнәсәбәт һәрвакыт аерым булган: «Укытучы — мәктәпнең йөрәге, укучы — аның җаны» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Укытучы — ул бары тик дәрес бирүче генә түгел. Ул — бала күңеленә белем орлыклары салучы, аның характерын формалаштыручы, тормыш юлында юл күрсәтүче, авыр мизгелләрдә терәк булучы иң изге кеше. Укытучының һөнәре — ул сәнгать, ул — иҗат, ул — мәхәббәт. |
Укытучым килә янәшә
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
***
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
***
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
***
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
***
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
***
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
" Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Резеда Вәлиева
