Сентябрь 2026 ел

Белем бәйрәме белән!

Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгысы, ә кемдер өчен ул чираттагы бәйрәм көне. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм.

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

Белем бәйрәме -  иң ихлас хисләр уята торган һәм күп буын балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган бәйрәм. 1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала.

1 сентябрь – аеруча матур, хис-тойгыларга бай көн. Беренче сыйныф укучылары өчен ул гаҗәеп уку дөньясына һәм яңа дусларга ишек ача, өлкән сыйныф укучылары өчен олы тормыш юлында мөһим баскычка әверелә, калган балалар өчен бу – тагын бер ел якты мәктәп вакыйгалары, мавыктыргыч дәресләр һәм шәхси җиңүләр, ә педагоглар өчен бу көн – игелекле тәрбия һәм агарту эшендә яңа этап.

Кадерле балалар! Уку тырышлык таләп итә, әмма ул һичшиксез сезнең алда бөтен юлларны ачачак. Сорарга, сынап карарга, ялгышырга һәм тагын сынап карарга курыкмагыз. Һәр көн яңа белемнәр, кечкенә җиңүләр һәм үз уңышларыгыз шатлык алып килсен.

Хөрмәтле укытучылар! Зирәклегегез, күңел җылыгыз һәм һәр көн балаларыбызга күңелегезнең бер өлешен биргәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең эшегез бәһасез.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сез – балаларыгыз өчен иң ышанычлы таяныч, аларның тылы һәм көч чыганагы. Уку елы тыныч һәм уңышлы узуын, ә балаларыгызның һәр кечкенә җиңүе сезнең өчен чын күңелдән шатлану һәм горурлану өчен сәбәп булсын.

Яңа уку елы якты, уңышлы һәм мәрхәмәтле вакыйгалар белән тулы булсын! Бәйрәм белән!