Февраль 2026 ел
23 ФЕВРАЛЬ — ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

Февраль аеның иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне. Бу көн — батырлык, намус һәм туган илгә тугрылык символы.
Бу бәйрәмнең тарихы ерак 1918 елга барып тоташа. Башта ул Кызыл Армия көне буларак билгеләп үтелә. Әмма вакытлар узу белән, бу көн чын ир-егетләр көненә әверелде. Чөнки туган җиребезне, гаиләбезне, якыннарыбызны саклау — һәрвакытта да ир-атларның изге бурычы булып санала.
Бүгенге көндә 23 февраль — уртак бәйрәм. Без бу көнне ветераннарны, хәрби хезмәттә булучыларны, әтиләрне, абыйларны, бабайларны һәм, әлбәттә, киләчәктә илебезнең терәге булачак мәктәп укучыларын — егетләребезне котлыйбыз.
Бәйрәмнең мәгънәсе нәрсәдә?
Бу көн безгә тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Күк йөзе аяз, илләребез тыныч булсын өчен, нык рухлы, көчле һәм туган илне чын күңелдән яратучы сакчылар кирәк. Сакчы булу гына түгел, ә көндәлек тормышта да намуслы, ярдәмчел һәм гадел булу — чын ир-ат сыйфаты.
Мәктәбебездә бу уңайдан төрле чаралар узды: «Сафта йөрү һәм җыр башкару смотры» бәйгесе, рәсем конкурслары, башлангыч сыйныфлар өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Без ир-егетләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт хисләребезне белдерәбез.
Хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләребез һәм укучы егетләр!
Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм, иң мөһиме, тыныч күк йөзе телибез. Һәрвакыт көчле, батыр һәм гадел булыгыз. Сез - безнең горурлыгыбыз! Бәйрәм белән!
|
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә |
![]() |
2026 елның 15 февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шагыйрьнең кыска, ләкин якты гомере 38 яшендә фашистлар төрмәсендә өзелә, ләкин аның калдырган шигъри мирасы, һәм иң элек данлыклы «Моабит дәфтәре», бөтен дөньяга тарала. Тормыш юлы кыска булса да Муса Җәлил халык күңелендә шагыйрь булып кына түгел, ә батыр символ булып кереп кала. Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын, опера либреттоларын ("Алтынчәч", "Илдар"), балалар өчен матур әсәрләрен әле дә яратып укыйлар, башкаралар. Муса Җәлилнең батырлыгына горурланып, сокланып, язучылар, рәссамнар, композиторлар үзләренең әсәрләрен бөек шагыйрьгә багышлап язалар. Батыр халык улы Муса Җәлил - ул намус, тугрылык, Ватанга мәхәббәт үрнәге. Ул яңа килгән буын өчен үрнәк булып тора. Шуңа күрә шагыйрьнең исеме мәңге яши һәм яшәячәк!
Өстәмә
Хәзерге көндә шагыйрьнең 120 еллыгы бөтен илдә киң билгеләп үтелә, чөнки аның исеме сыгылмас ихтыяр һәм үз халкына тугрылык символына әйләнде. Күп чаралар, әлбәттә, Казанда уза. Татарстан Республикасы Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» оригиналларын тантаналы рәвештә күрсәттеләр. Фондларда сакланучы бу бәһасыз кулъязмалар халыкка тәкъдим ителде.
Татарстан Фәннәр академиясе бөтен илдән тикшеренүчеләрне җыйган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни пространствосында» Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрде. Татарстан Милли китапханәсендә «Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык» дигән зур китап күргәзмәсе эшли.
Истәлек кичәләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә узды. Безнең гимназиядә дә Муса Җәлилгә багышланган, әдәби-музыкаль кичә үтте. Чара вакытында балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлын искә алдылар. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, балалар өчен язган җырларын башкардылар. Шулай ук гимназиядә Муса Җәлил иҗатына карата иҗади атналык узды. Укучылар Муса Җәлил музеена бардылар, шигырь конкурсларында катнашып, урыннар алдылар, сыйныф сәгатьләрендә аның батырлыклары турында сөйләштеләр, рәсем күргәзмәләрендә иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Муса Җәлил иҗаты барлык буын кешеләре өчен дә кызык, чөнки аның иҗаты үлемсез.
