Декабрь 2025 ел
Яңа ел – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе…
Яңа ел – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә аның тарихы да кызыклы. Шул кызыклы фактларның кайберләрен хәтеребездә кабат яңартып алыйк әле.
Яңа ел чыршысы беренче тапкыр 1600 елда Франциянең Эльзас провинциясендә куелган, ул кәгазь розалар белән бизәлгән булган. 1737 елдан Германия князьлекләрендә төрле ялтыравыклы тасмалар куллана башлаганнар. 1815 елдан башлап чыршыны шәмнәр белән бизәүгә күчкәннәр. 1877 елда Германиядә Йоханнес Эккард чыршы астына куя торган музыкаль җайланма ясаган – аны ачкыч белән борып кабызгач, чыршы вальс музыкасына әйләнгән.
Россиядә исә беренче Яңа ел чыршысы Мәскәү каласының сәүдә мәйданына куела. 1699 елда Петр I фәрманы белән урамнарга, атаклы кешеләрнең капкалары каршына нарат яки чыршы бизәп куярга, ярлырак кешеләрнең өйләре капкаларына ылыс ботаклары булса да эләргә кушылган.
Яңа елны кайда ничек каршылыйлар?
Австралиядә Яңа ел 1 нче гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр икән.
Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бар халык Яңа ел костюмнарыннан киенеп ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорап йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук кәүсәләре үтәгән.
Монголиядә Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән тәңгәл килә. Яңа ел төнендә төрле ярышлар үткәрелә. Европадагы кебек, монголлар да Яңа елны чыршы янында каршылыйлар. Күчтәнәчләрен күтәреп Кыш бабай килә. Тик без купшы туннан күреп гадәтләнгән Кыш бабай биредә терлекче киемендә йортларның ишеген кага, ди.
1 нче гыйнварда японнар кояшны каршыларга урамга чыгалар һәм бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.
Румыниядә Яңа ел пирогларына кечкенә сюрпризлар - бакыр акча, фарфор сыннары, йөзек, ачы борыч салып пешерү йолалары бар. Әгәр пирогтан йөзек чыкса, ел бәхетле һәм уңышлы булачак. Ачы борыч чыкканда ни көтәсен үзегез чамалыйсыздыр.
Әгәр Яңа елда Италиядә булырга туры килсә, йортлар яныннан урабрак узыгыз. Биредә яшәүче халыкның ышануларына караганда, 31 нче декабрь төнендә никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән.
Һиндстанда Яңа ел кебек зурлап билгеләнә торган сигез бәйрәм исәпләнә. Шуларның берсе — Гуди Павдва. Бу көнне һиндлар ним-ним агачының яфракларын чәйниләр. Ә алар бик ачы икән. Юрамышка караганда, ним-ним яфракларын чәйнәсәң, Яңа елда төрле авырулар, бәла-казалар урап үтә, имеш.
Ә Рәсәйдә беребез дә Яңа елны Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызыннан башка күз алдына китерә алмый.