Ноябрь 2025 ел
Без – бердәм халык!

Без, Россия халкы, 4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һ.б. Республикабызда яшәүче милләтләр саны 173 ләп дип билгеләнә. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Дусларыбыз, күршеләребез арасында төрле милләт кешеләре бар. Без алар белән бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Башка милләтләрнең телләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, үзебезнең тарихыбызны өйрәнәбез, гореф-гадәтләребезне үтибез, туган телебездә – татар телендә – сөйләшү безгә рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең туган телен яраткан, белгән кеше туган илен дә ярата, хөрмәт итә.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. 31 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 нчы ноябрендә була һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ача. Шуңа күрә Конституция көне – Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.
Без, Г.Тукай исемендәге 1 нче гимназия укучылары, Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасының Конституция көнен зур горурлык белән билгеләп үттек. Дәресләрдә әлеге истәлекләр көннәр турында әңгәмәләр үткәрдек, рәсемнәр ясадык, эшлекле уеннар оештырдык.
Башлангыч сыйныф укучыларына нәкъ менә ноябрь аенда “Россия бөркетләре”нең эмблемаларын тапшыру да тирән мәгънәгә ия. Безнең гимназиядә дә 1-4 сыйныф укучылары тантаналы шартларда сентябрь аенда “Россия бөркетләре” сафларына кабул ителде. Алар Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңдә торырга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр.

13 нче ноябрь - изгелек көне. Яхшылыкны төрлечә эшләп була. Кемдер туганнарына булыша, кемдер хайваннарга ярдәм итә, кошларны ашата. Кешегә елмаеп карау да яхшылык була. Җирдә кешеләр изгелек эшләргә күбрәк омтылсыннар иде. Шулвакыт усаллык та, явызлык та әзрәк булыр иде.

30 нчы ноябрь – Әниләр коне
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң җылы, иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырып китсәң, төннәр буе яныңнан да китми. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!
Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше. Әни, әнкәй… Яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебездә дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 нчы гыйнвар указы нигезендә, ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу гаилә һәм дәүләт тормышында хатын-кыз – Ананың роленә карата яңа караш, яңа мөнәсәбәт барлыкка килүен күрсәтә.
М.Горький: “Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә... Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”, - дип яза. Дөрестән дә, балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Аналарның мәрхәмәтлелеге чиксез! Сез - җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.
"Ана - нинди бөек исем!
Нәрсә җитә АНА булуга.
Хатын-кызнын бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке - АНА булуда!"
(Һади Такташ)