Октябрь 2025 ел

Көз

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!

Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.

Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар.

Очыргычлар ясадык без,
Китереп бар шартына.
Һәм очырдык зәңгәр күккә
Киек казлар артыннан.

 

Резеда Вәлиева

 


Көзге табын

Көзге табын - бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.

Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.

Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң - эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.

Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.

 

Фәнис Яруллин

 


Яфрак бәйрәме

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.

Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!

Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.

Ләбиб Лерон