Декабрь 2024 ел
Яңа ел килә! Яңа ел!
Яңа ел - безгә игелекле әкиятләр һәм тылсым дөньясын ачучы иң серле бәйрәм. Яңа ел алдыннан өлкәннәр һәм балалар Кыш Бабайны һәм Кар кызын көтәләр. Бу сихри бәйрәм бөтен кешене үз тылсымы эченә алып кереп китә дә хыял канатларында очырта. Сабый баладан алып, өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр әлеге бәйрәмне көтә, бүләкләр әзерли, чыршы бизи... Үткән елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корып, күңелле рухта тәмамлыйлар елны.
Һәр елны без Яңа елны көтеп алабыз! Бу бәйрәм кайдан килеп чыккан соң? Шушы сорауга җавап эзләп карыйк.
Ел башы 1 нче гыйнвардан безнең эрага кадәр 46 нчы елда Рим хакиме Юлий Цезарь тарафыннан билгеләнә.
Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.
X-XV гасырда Яңа ел. 1 нче мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 нче сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 ел. Россия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1нче сентябрьдән 1 нче гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.
Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче ел. бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә ошамаган була. КПСС Үзәк Комитеты генераль сәркатибе Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе ел. котлау инде күпкә кыскарак була.
Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез! Яңа ел белән!
Элвира Боярчукова, 9 нчы “А” сыйныфы укучысы