Октябрь 2024 ел

Россиядә дөньякүләм календарь буенча Укытучылар көне 1994 елдан башлап 5 нче октябрьдә бәйрәм ителә. Аңа кадәр укытучылар көне октябрьнең беренче якшәмбесенә туры китереп үткәрелгән.

Укытучы! Кем ул укытучы? Укытучы – мәктәпкә яңа гына килгән укучыны беренче көненнән үк белем дөньясына алып кергән, “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә кадәр укучы белән һәрвакыт янәшә булган кеше ул. Белем дөньясында укучыны хезмәткә өйрәтүче, анда иҗат җимешләре уятучы, фикер йөртергә өйрәтүче, киләчәктә чын шәһес тәрбияләүче ул – Укытучы! Әлеге һөнәр сабырлык,түземлелек, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Шуңа күрә балаларны чын күңелдән яраткан, үз профессиясенә тулысынча бирелгән кеше генә укытучы булып эшли ала.

Укытучым

Һәр карашың - гыйлем нуры синең,

Һәр сүзеңдә синең изгелек.

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

 

Тактадагы акбур белән язган

Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.

Мең галимнән якты йолдыз булып

Балкыйсың син белем күгендә.

 

Галимнәр дә галим була алмый,

Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -

Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр

Шытып чыкмый калса күңелдә.

 

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

Укытучы булу -

Фәрештәләр

Язып бетерә алмас изгелек!

(Рифат Сәлах)


Укытучым килә янәшә
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.


Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.


Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...


Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.


Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.


Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
"Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

(Резеда Вәлиева)