Май 2024 ел

Күз яшьләре белән килгән Җиңү язы

Җиңү бәйрәме алып килгән май ае. Табигать яшәргән мизгелдә без Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне.

Быел инде аның 79 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз. Ветераннар алдында баш иябез.  

Онытмыйк Җиңү батырларын...

Майлар җиткән саен

Яшьләнә күзләре бабамның.

Чәчәкләр, үләннәр яшәрә.

Нидән соң моңлана бабаем?

 

-Сугышның әчесен-төчесен

Күп күрдек, балакай,-ди бабай.

-Дусларым, иң якын дусларым

Яуларда салдылар башларын.

 

Җирдәге бу бәхет бик тә зур

Корбаннар хакына яуланды.

Онытмыйк боларны, балакай,

Күңелдә яшәтик аларны!