Октябрь 2023 ел

Укытучым, белем биреп,

 Һәрчак алга әйдисең.

 Күңелләрне күңелләргә,

 Җепләр белән бәйлисең.

Бүген кояш нигә көлә, ник елмая, дисезме? Зур бәйрәм бит, Укытучылар көне, шуңа шатлана, көлә табигать.

Җир йөзендә яшәгән һәр кеше укытучы дигән олы зат аша үтә торгандыр ул. Иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләре алар- укытучылар! Хәреф танырга, белем илендә адашмыйча йөрергә, үз юлыңны табарга булышучылар да – алар!

Октябрьнең 5 сендә һәр елны Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Быелгы 2023нче ел - Укытучы һәм остазлар елы.Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, тормышка аяк басарга өйрәтүче Укытучы алдында баш иясе килә. Исәнлек - саулык, гаиләләрендә иминлек, эшләрендә зур уңышлар, миһербанлы ата-аналар, тәрбияле укучылар юлыгызда очрасын! Бәйрәм белән сезне, укытучылар!

Гадел, саф йөрәкле укытучым,

 Иң зур хөрмәткә лаек син.

 Аклык өстәп бала күңеленә,

 Безгә үрнәк булып яшисең!