Сентябрь 2023 ел

            Белем бәйрәме!

Беренче сентябрь безгә

Бәйрәмнең дә бәйрәме.

Һәрберебезнең кулында

Күпме чәчәк бәйләме.

 

   Бүген бик матур бәйрәм. Һәр бала, елмаеп, кулына зур чәчәк бәйләме тотып, мәктәп дигән тылсымлы илгә юл ала. Кемдер инде бу юлдан күп мәртәбәләр узган, ә кемдер әле тәүге тапкыр аяк баса.

   Беренче сыйныф укучылары, түземсезләнеп, бәйрәм җиткәнне көткәннәрдер. Яңа күлмәк, костюмнарын йөз мәртәбә киеп караганнардыр. Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Алар инде зурлар- беренчеләр! Укытучы апалары белән бәйрәмнең түрендә басып торалар.

Безнең гимназия ишекләрен быел беренче тапкыр 76 укучы атлап керә. Аларга мәктәп еллары бары тик шатлыклы вакыйгалар, бик күп бишлеләр һәм уңышлар алып килсен, дип телибез!

Нәни дус!

Син атлаган юлларга

Алтын яфрак сибелә.

Чыңлый көмеш кыңгырау,

Дәшеп белем иленә.

Бик күп нәрсә белерсең син

Туган илең турында.

Син бит хәзер бик зур кеше –

Әлифбаң бар кулыңда.

Белем көне белән, дустым,

Омтыл һәр көн белемгә!

Җиһанның бар төсмерләре

Чагыла уку-гыйлемдә!

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр!

 Барыгызны да 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!


Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган. Баланың үсешендә шәхес буларак җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, анда кешелек сыйфатларына, мәдәни әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм мөһим рухи мирасының буннан-буынга күчүен тәэмин итә.  Балага милли тәрбия бирүнең башлангычы  гаиләдән килсә, балалар бакчасында, мәктәпләрдә милли тәрбия процессы  гаҗәеп катлаулы. 

Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын мәктәп яшеннән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру бик мөһим. Укучыларда, милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын: әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балалар бакчасыннан ук, балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак.

Гимназиябездә дә әлеге юнәлештә зур эшчәнлек алып барыла. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучылар гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр, җырлар, уеннар, костюмнар, ризыклар һ.б. турында проектлар яклыйлар.

Гимназия күләм оештырылган халык җырлары һәм биюләре бәйгеләрендә барлык сыйныфлар да актив катнашалар. Һәр сыйныф бәйгегә әзерләгән номерларга җаваплы карый.

Төрле чараларга номерлар әзерләгән вакытта да гимназиябез укытучылары һәм укучылары татар халык җырлары һәм биюләре, татар халкы тарихы, йолаларга өстенлек бирәләр.

Карлар эреп, ямьле май айлары килгәч, халкыбызның милли бәйрәме – сабантуй оештырыла. Укучылар бәйгеләрдә катнашалар, концерт номерлары күрсәтәләр, бәйрәм барышында милли йолалар белән якыннан танышалар.

Гимназия радиосында атна саен диярлек “Милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр” елына багышланган тапшырулар эшләнә.

Беренче гимназия, әнә шулай, уку процессы вакытында гына түгел, дәресләрдән тыш чаралар вакытында да укучыларны милли йолалар, мәдәният, сәнгать белән танштыра. Татар халкы тарихына, мирасына, мәдәниятенә мәхәббәт уята.  Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, куп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы ул.