Апрель 2023 ел

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Габдулла Тукай — татар әдәбиятының иң якты йолдызы. Г.Тукайның иҗаты – ул татар халкының зур горурлыгы. Шагыйрьнең исеме, язмышы халыкның һәм мәдәниятнең тарихы белән, бүгенге көн һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.  Г.Тукай үзенең иҗатында күп кенә темаларда үзенең сүзен әйтә белде. Ул әдәбият халык бәхете өчен көрәшкә хезмәт итәргә тиеш дип раслады. Тукай азатлык идеаллары белән рухланып иҗат итте. Хезмәт, иҗат утында янып яшәде. Шагыйрь  ун мең юлдан артык шигырь һәм күпләгән проза әсәрләре язып калдырды.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Габдулла кечкенәдән  ятим кала, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895 елдан Тукай Уральск шәһәрендә туганнарында тәрбияләнә. Балачактан халык иҗатын һәм әдәбиятен кызыксынып өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

1905 нче елда башланып килгән Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында зур роль уйный. Ул бу чорда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Казанда шагыйрь үзенең үлемсез әсәрләрен иҗат итә. Ул иҗат иткән геройлар – ишаннар, басмачылар, кәмитчеләр, байлар, хәйрия җәмгыяте әгъзалары, Печән базары әһелләре - барысы да реаль чынбарлык тормыш геройлары.

Г.Тукай иҗат иткән әсәрләр мәңгелек темаларны күтәрә. Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр дә балалар тарафыннан яратылып укыла.

Кызганычка каршы Тукайның гомере бик кыска була. Ул, егерме җиде яше дә тулар-тулмастан, үпкә авыруыннан 1913 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Быел,  2023 нче елның 15 апрелендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулды, әмма Г.Тукайның исеме мәгърифәт күгендә мәңге сүнмәс кояш булып балкый.

 

Ничә яшьтә Тукай, дигәндә…
Яз яңартыр җирне мәңгегә,
Күкне сафландырыр яшеннәр.
Халкым булыр язлар яшендә,
Тукай булыр халкым яшендә!

(Ш.Галиев)

Апрель –  бөек Тукай ае. Ел саен шагыйрь  истәлегенә багышланган төрледән-төрле чаралар республика күләмендә  үткәрелә.  Габдулла Тукай белән бәйле чаралар безнең гимназиядә дә узды. Мәктәп балалары Г.Тукай шигырьләрен өйрәнеп , әсәсрләрен сәхнәләштерделәр.

 14 апрель көнне безнең гимназиядә “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигырь конкурсының шәһәр этабы булып узды. Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 115 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде. Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече - Рәйхана Әмин кызы Баһавиева, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер - Раил Мөхетдинов.

Гимназия бинасының икенче катында Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Балалар кызыксынып төрле формада  матур гаҗитләр чыгардылар.   Бу күргәзмә  безнең гимназия стеналарын ай дәвамында бизәп торды. (фото)

Ел саен гимназиядә үткәрелә торган “Шигъри сүз” бәйгесе 20 нче апрель көнне булып узды. Гимназия укучылары һәр бәйрәмдә актив катнашып, призлы урыннар яулады. (фото)

26 нче апрель көнне гимназиядә Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай – мәңгелек шагыйрь” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 1-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты.


12 нче апрель – Космонавтика көне

1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньяда беренче кеше белән космик корабль-спутник чыгарыла. Шул вакыттан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр.

Космосны үзләштерү галимнәр һәм сынаучыларның акылларын һәрвакыт дулкынландырды. 1961 елның 12 апрелендә «Восток» корабль-спутник беренче тапкыр ачык космоска чыгарыла. Корабның пилоты булып Совет очучы-космонавты Юрий Гагарин була. Беренче очудан соң ул космосны яулау символына һәм XX гасырның иң танылган кешеләренең берсенә әверелә. Истәлекле очыш белән Сергей Королев, Леонид Воскресенский һәм Анатолий Кириллов җитәкчелек итә. Корабның старты уңышлы уза. Җир шарын урап чыгу 108 минут вакыт ала, шуннан соң кораб Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында планлаштырылган урынга төшә.

Соңрак космонавт Герман Титов Советлар Союзында да, бөтен дөньяда да космонавтика көнен булдырырга тәкъдим итә. 1968 елның ноябрендә Халыкара авиация Федерациясенең Генераль конференциясендә 12 апрельне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак расларга карар кабул ителә. Ә 2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясының махсус пленар утырышында резолюция кабул ителә. 12 апрельне Халыкара кеше космоска очу көне дип игълан ителә.